Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында «Яңа Иксинтәй каберлеге» археология һәйкәлен казу эшләре уздырылды. Борынгы таш гасыр кешеләренең каберлеге 2023 елда археологик разведка нәтиҗәсендә табылган. Ул ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.
Казу эшләре вакытында таш гасырныңборынгы кешеләренең 9 каберлеге ачыкланган. Каберләрдә таштан ясалган ук очлары, болан, кондыз, балыкның йоткылык тешләреннән ясалган бизәнү әйберләре, байбак кискечләр, rабан тешләреннән ясалган шомартылган пластиналар, урал яны серпентинитыннан ясалган түгәрәк асылташлар булган.
Белгечләр шундый ук табылдыкларның Россиянең Европа өлешендәге дала зонасы каберлекләрендә, Хвалынск каберлекләрендә, Мариуполь каберлегендә һ.б. табылуын ачыклаган. Радиоуглерод анализы нәтиҗәләре буенча, бу каберлекләрнең яше безнең эрага кадәр 5 меңьеллыкның уртасы, икенче яртысы дип билгеләнгән. Бу каберлекләрнең күмелү рәвешләре Яңа Иксинтәй каберлеге белән тәңгәл булуы, соңгысын да шул ук вакыт белән даталарга мөмкинлек бирә.
Тикшерүчеләрнең беренчел мәгълүматларына караганда, әлеге җирләү Мисыр пирамидаларыннан мең ярым елга борынгырак. Бу зират металл эшкәртә белмәгән борынгы кешеләргә карый. Кораллар таштан, сөяктән, агачтан ясалган. Кешеләр зур булмаган төркемеәрдә яшәгәннәр. Балык тоту һәм аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Ул вакытта күлләрдә һәм елгаларда күп төрле балыклар, урманнарда эре хайваннар – боланнар, пошилар, кабаннар булган. Күмү урыннарындагы табылдыклар исемлеге дә шуны раслый.
Ике каберлек башкаларыннан шактый аерылып тора: беренчесе – хатын-кыз белән баланы парлап күмү. Бала (4-5 яшь) хатынның аяклары арасына яткырыла. Каберенә бик күп охра сибелгән. Кабердәгеләрнең аякларында берничә йөз бизәнү әйберләре, шулай ук Кабан тешләреннән ясалганнары да бар. Икенче күмү урынында олы кешенең скелеты табылган. Биредә, аз күләмдә булса да, шундый ук бизәнү әйберләре җыелмасы. Сөякнең муенында Кабанның казык тешләреннән ясалган муенса табылган.
Некрополь мәйданчыгында каберлекләрдән тыш, археологлар Корбан комплексларын да теркәгән. Алар бик күп охра сибелгән зур булмаган чокырлар. Аларга бүләкләр салынган. Шундый чокырларның берсендә 114 сөяк асма табылган. Икенчесендә – серпентиниттан эшләнгән төрле формадагы сигез асылма, өченчесендә - асылма һәм ук очы табылган.
Хәзерге вакытта археологлар тарафыннан, күмелгәннәрнең яшен ачыклау максатыннан, радиоуглерод анализ өчен үрнәкләр сайлап алганнар. Шулай ук күмелгән кешеләргә антропологик һәм геном анализы ясалачак.
Бу борынгы каберлекләрдән тыш, зиратта соңрак чорга караган тагын ике каберлек табылган. Әлеге күмелгән кешеләр борынгыракларына караганда башкачарак салынган. Алар янында тимер эшләнмәләрдән - пычак һәм кресалдан кала башка әйберләр юк. Мөгаен, алар урта гасырларның иртә вакытына карыйлардыр.
Моннан тыш, казуда XIX гасырга караган, каеннан сумала (дегет) куып чыгару өчен җайлаштырылган кирпеч җайланма калдыклары табылган.