Комитет гранит постаменттагы Карл Маркс бюстын күчерү һәм саклап калу проектын карый

2024 елның 13 сентябре, җомга

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты Карл Маркс бюстын саклау һәм күчерү эшләрен башкаруга караган проект документациясенә ясалган дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза актын өйрәнә. Скульптура композициясе гранит постаменттагы күренекле немец философы, икътисадчысы, социологы, шагыйре, язучысы, журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе Карл Марксны сурәтләгән бронза бюсттан гыйбарәт.

Һәйкәл 1949 елдаСвердлов урамындагы Карл Маркс исемендәге скверда, Петербург урамы белән Айдинов урамы киселешендә урнаштырыла. 1959 нчы елда бюст Бөтенсоюз әһәмиятенә ия сәнгать һәйкәле буларак дәүләт саклавына куела. 2004 елда Петербург урамында масштаблы реконструкция эшләре башлана. Скульптура композициясе урнашкан җәяүлеләр урамы машина йөрү юлына әверелә. Һәйкәл сүтелә, бюст «Горводзеленхоз» МУП трестына саклауга тапшырыла.

Хәзерге вакытта К.Маркс бюстын Казан шәһәренең бер урамындагы гранит постаментка урнаштыру һәм тиешле хәлгә китерү планлаштырыла. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренчә, Комитет тиешле актны караганнан соң, ул Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгына килештерү өчен җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International