Югары Ослан районы Ключищи авылында урнашкан XIX гасыр кирпеч заводының сәнәгать торбасын экспертиза нәтиҗәләре буенча мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертергә планлаштыралар.
Объект архитектур һәм тарихи кыйммәткә ия. Төбәкнең икътисадый үсешендә шәһәр формалаштыруда мөһим роль уйнаган. Ул югалган кирпеч заводының бер өлеше булып тора.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, әлеге объект XIX гасыр ахыры кирпеч эклектикасы стилендә эшләнгән, декоратив элементлары булган, Идел буе сәнәгать архитектурасы үрнәге булып тора. Бу Ключищи кирпеч заводының бердәнбер сакланып калган тарихи өлеше.
Кирпеч заводы җитештерү предприятиесе булып, авылның һәм аның тирәсендәге эшкә сәләтле халыкның шактый өлеше шунда хезмәт куйган. Хәзерге вакытта торба кулланылмый һәм авария хәлендә.
XIX гасыр ахырында Ключищи авылында Паулуччи маркизлары флигельле Утар төзегәннәр. Шул ук чорда бай тарихлы кирпеч заводы да эшли башлый.
Тарихи-мәдәни һәм архив тикшеренүләре нәтиҗәләре нигезендә, объектны төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары реестрына кертү турында Карар кабул ителәчәк.