ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

6 март көнне Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетында Самара өлкәсе делегациясе белән очрашу узды. Тарихи җирлекләрне үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу максатында Татарстанга Самара өлкәсенең Мәдәни мирас объектларын дәүләти саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Филипенко, Самара өлкәсенең Мәдәни мирас объектларын дәүләти саклау идарәсе консультанты Иван Стафаеев, Самара шәһәр округы администрациясенең Баш архитекторы идарәсе җитәкчесе Игорь Галахов, Самараның баш архитекторы Станислав Галахов, Самара дәүләт техник университетының “Архитектура мирасын реконструкцияләү һәм реставрацияләү” кафедрасы доценты һәм дәүләт тарихи-мәдәни экспретиза үткәрү эксперты Татьяна Вавилонская килгән иде.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Мәдәни мирас объектларын (тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен) дәүләти саклау Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетының өстенлекле бурычларының берсе.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Компаниянең төзелеш буенча директоры Александр Матеша 2019 елның ахырында объектта нәтиҗәле бизнес өчен эш киңлеген - А яки В+ класслы коворкинг оештыру  буенча төзелеш һәм реставрация эшләрен башкарырга җыенулары турында сөйләде. Хәзерге вакытта проект документлары эшләнә, тиешле тикшеренүләр үткәрелә.

 


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсендә эш киңәшмәсе үтте. Ул реклама өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә багышланган иде.

 


9
февраль, 2019 ел
шимбә

ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Ре-Школа студентларының үзләренең эшләрен яклауга багышланган чарада катнашты. Ул 9 февраль көнне Мәскәү шәһәренең «Рождественка» архитектура бюросында узды.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

28 гыйнвар көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов эш киңәшмәсе үткәрде. 


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Альберт Саляхов, “Татарстанның Мәдәни мирас үзәге” ГБУ җитәкчесе Марсель Каюмов, рус таш һәм агач архитектура һәйкәлләре реставраторы Александр Попов катнашты.


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Семинар кысаларында шәһәр төзелешен җайга салу принциплары, Казан үзәген киңлекле үстерү стратегиясен эшләүнең башлангыч этабы структурасы, Казанның тарихи үзәген күзаллауның башлангыч нигезләре юнәлешләре буенча төркемнәр оештырылды.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

1994 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Президентының «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын оештыру турында»гы Указы имзаланды.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Мәскәү Патриархиясенең чиркәү сәнгате, архитектура һәм реставрация Эксперт советы утырышында катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International