Бүген Казан төзелеш көллиятендә студентлар һәм педагоглар составы белән очрашу узды. Анда профессиональ реставраторлар – тарихи агач белән эшли белүче белгечләр әзерләнәчәк агач архитектура сәнгате белем бирү үзәген оештыру турында фикер алышынды.
Искәртеп узабыз: Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Комитет рәисе Иван Гущинның агач сәнгатен өйрәнү буенча үзәк оештыру турындагы тәкъдимен хуплады. Аның сүзләренчә, бу тулы бер клстер булырга тиеш: анда КДАСУ, ресурс үзәкләре, төзелеш көллиятләре, шулай ук башка структуралар да керә ала.
Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Альберт Саляхов, “Татарстанның Мәдәни мирас үзәге” ГБУ җитәкчесе Марсель Каюмов, рус таш һәм агач архитектура һәйкәлләре реставраторы Александр Попов катнашты.
Белем берү үзәгендә лекцияләр генә укылып калмыйча, объектларга барып теорияне тәҗрибәдә дә кулланып карау мөмкинлеге биреләчек.
Очрашу нәтиҗәләре буенча студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алды. Александр Попов сүзләренчә, агач архитектура һәйкәлләрен саклап калу өчен балта осталары, ташчы, тимерче, мичче, буяучы-штукатурлар да кирәк.
Сораулар арасында реставрация өлкәсендә хатын-кыз һөнәрләренә кагылучылары да бар иде. Аңа җавап биреп, Александр Попов: “Без 21 гасырда яшибез. Әлбәттә, кызлар өчен дә эшләр бар һәм бу хакта аерым сөйләшергә кирәк”, - дип белдерде. Ул Норвегия тәҗрибәсен мисал итеп китерде, анда хатын-кызлар, ир-атлар белән беррәттән, реставрация эшләре белән шөгыльләнә.
Киләчәктә мәдәни мирас объектларын саклап калу эшәләре дәвам итәчәкме дигән сорау да яңгырады. Реставратор сүзләренчә, еллар узган саен мәдәни мирасның әһәмияте арта гына бара. Бүгенге көндә һәйкәлләрнең бәясе арта, димәк, һөнәргә ихтыяҗ да арта дигән сүз.
Реставратор фикеренчә, Татарстан бу өлкәдә зур эшләр башкарырга әзер. Ул югары сыйфатлы профессионаллар командасы әзерләп, бөтен дөньяда эшләргә ниятләүче төбәкләнең берсе.