«Иске -Таш» мәчетен реставрацияләүне программага кертүгә багышланган эш киңәшмәсе узды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

28 гыйнвар көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов эш киңәшмәсе үткәрде. Анда ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев, Дәүләт милке белән идарә итү федераль агентлыгының Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе буенча җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рушан Хәйретдинов, РФ Думасының җиденче чакырылыш депутаты Илдар Гыйльметдиновның ярдәмчесе Елена Кривцова, “Вакыф” фонды генераль директоры урынбасары Илдар Зарипов катнашты.

Киңәшмә “Мәчетләрнең манарасын тәмамлау: Яңа бистә” (“Иске таш” мәчете) федераль дәрәҗәдәге әһәмияткә ия мәдәни мирас объектын реставрацияләүне “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хатирә” программасына кертү.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча мәчетне 2020 елның заявка кампаниясенә кертү өчен кирәкле документларны әзерләү карары кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International