Бүген ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсендә эш киңәшмәсе үтте. Ул реклама өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә багышланган иде.
Искәртеп узабыз: ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе 2006 елның 13 мартындагы "Реклама турында"гы Федераль закон үтәлешен контрольдә тота.
Фикер алышуга чыгарылган сораулар арасында архитектура һәйкәле саналган һәм Татарстан районнарының тарихи үзәкләрендә булган объектларда мәгълүмати элмә такталарны килештерү дә булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты вәкилләре дә катнашты.