Казан шәһәре тарихи җирлеге чикләре территориясенең тотрыклы үсеш концепциясенә багышланган семинар узды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Бүген «Шәһәр панорамасы» музеенда Казан шәһәре тарихи җирлеге чикләрендә территорияне тотрыклы үсеш концепциясен эшләүнең беренче этабы турында фикер алыштылар.

Семинар кысаларында шәһәр төзелешен җайга салу принциплары, Казан үзәген киңлекле үстерү стратегиясен эшләүнең башлангыч этабы структурасы, Казанның тарихи үзәген күзаллауның башлангыч нигезләре юнәлешләре буенча төркемнәр оештырылды.

Проект төркемнәрендә катнашучылар алдында Ф.Забирова, Г.Бакулаин, О.Маклоков, О.Дембич, А.Нәбиуллина, Н.Новиков, М.Леонтьева, Д.Пухачева, С.Вайханская чыгыш ясады.

Аларның докладлары шәһәрне тарихи үстерү, аның архитектура образы һәм башка темаларга багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International