Комитетның Казан шәһәренең Совет районындагы йортны сүтү очрагы буенча шәрехләре

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Мәдәни мирас объектларын (тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен) дәүләти саклау Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетының өстенлекле бурычларының берсе.

2019 елның 6 мартына каршы төндә Казан шәһәренең Октябрь шәһәрчеге территориясендә урнашкан бина сүтелә башланган.

2019 елның 6 мартына Казан шәһәренең Совет районы Октябрь шәһәрчеге территориясендә урнашккан революциягә кадәрге 3 йорт мәдәния мирас объекты саналмый, алар тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объектлар исемлегенә керми. Шул ук вакытта Комитет адресына инициатив төркемнән Октябрь шәһәрчегендәге биналарны мәдәни мирас объектлары билгеләренә ия корылмалар дип тану турындагы мөрәҗәгать алынды.Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетының 2019 елның 4нче мартындагы хаты белән Октябрь шәһәрчеге территориясендә төзелеш алып баручы «СтройКапитал» ҖЧҖнә гарызнамә җибәрелгән. Анда әйтелгәнчә, 2019 елның 20 февралендәге гариза нигезендә, Татарстан Республикасы Казан шәһәре, Совет районы, Николай Ершов урамы 1/2, 1/13 һәм 1/15 адреслары буенча урнашкан өч кызыл кирпечтән төзелгән өч катлы торак йортлар 2002 елның 25 июнендәге “Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында”гы 73-ФЗ номеры Федераль законның 16.1 маддәсе нигезендә Комитет тарафыннан мәдәни мирас объектлары билгеләре булган объектлар исемлегенә кертелгән. Федераль закнның 16.1 маддәсенең 3нче пункты нигезендә Комитет тарафыннан мәдәни мирас объектлары билгеләренә ия объектлар исемлегенә кертү турындагы гаризаны теркәгәннән соң туксан көннән арттырмыйча мәдәни мирас объекты билгеләренә ия объектның тарихи-мәдәни кыйммәтен раслау буенча, шул исәптән мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендәге белгечләрне җәлеп итеп эшләр оештырырга кирәклектән, төзүчегә әлеге объектларга карата эшләрне туктатып тору турында хәбәр ителгән.

2018 елның 6 мартына объектларның мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгәнне истә тотып, Комитет төзүче адресына Татарстан Республикасы Казан шәһәре, Совет районы, Николай Ершов урамы 1/2, 1/13 һәм 1/15 адреслары буенча урнашкан объектларда эшләрне 2019 елның 20 маена кадәр туктатып тору турындагы кисәтү юлланган. Тарихи тикшеренүләр башкарылганнан соң 90 көн дәвамында Комитет әлеге йортларны ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү-кертмәү турындагы карар кабул ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International