Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Мәскәү Патриархиясенең чиркәү сәнгате, архитектура һәм реставрация Эксперт советы утырышында катнашты. Казан Богородица монастыренда Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга багышланган чираттагы киңәшмә узды. Анда соборның интерьер проектлары хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан митрополиясе башлыгы Феофан һәм Эксперт советы рәисе протоирей Леонид Калинин үткәрде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча беркетмә расланды, анда интерьер проектларындагы барлык үзгәрешләр дә теркәлде.
Искәртеп узабыз: Казан Изге Ана иконасы соборы Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 4 ноябрендәге Указы нигезендә яңадан торгызыла. Объектта эшләр 2016 елда башланды, 21 июль көнне собор нигезенә беренче таш салынды, тантанада Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл катнашты.
Проект “Яңарыш” республика фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Ул төзелеш, реставрация һәм археология эшләрен башкаручы барлык ведомство һәм оешмаларны эшчәнлеген координацияли һәм контрольдә тота.
Фотоларны Казан епархиясе матбугат хезмәте тәкъдим итте.