«Казан Кремле» музей-тыюлыгы оешканга 25 ел тулды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Нәкъ 25 ел элек, 1994 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Президентының «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын оештыру турында»гы Указы имзаланды.

Казан Кремле ансамбле федераль дәрәҗәдәге әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты һәм Татарстан Республикасының аеруча әһәмиятле мәдәни мирас объекты санала. Ул шәһәргә нигез салынганнан алып безнең көннәргә кадәр сакланып калган археологик, тарихи һәм архитектура һәйкәле. Ул шәһәрнең үзәгендә, Казансу елгасының сул ярында урнашкан. Музей-тыюлыкның территориясе 13,45 гектар, гомум мәйданы 150 мең квадрат метр тәшкил итә. Аның составына «Казан Кремле» шәһәрчеге (X—XVI гасыр), таш-кирпеч кремль (XVI—XVIII гасыр), архитектур корылмалар (XVI—XIX гасыр) керә.

Искәртеп узабыз: Казан Кремле тарихи-архитектур комплексы 2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International