6 март көнне Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетында Самара өлкәсе делегациясе белән очрашу узды. Тарихи җирлекләрне үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу максатында Татарстанга Самара өлкәсенең Мәдәни мирас объектларын дәүләти саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Филипенко, Самара өлкәсенең Мәдәни мирас объектларын дәүләти саклау идарәсе консультанты Иван Стафаеев, Самара шәһәр округы администрациясенең Баш архитекторы идарәсе җитәкчесе Игорь Галахов, Самараның баш архитекторы Станислав Галахов, Самара дәүләт техник университетының “Архитектура мирасын реконструкцияләү һәм реставрацияләү” кафедрасы доценты һәм дәүләт тарихи-мәдәни экспретиза үткәрү эксперты Татьяна Вавилонская килгән иде.
Тәҗрибә алмашу кысаларында Комитетта түгәрәк өстәл оештырылды. Татарстан Республикасы ягыннан чарада Комитет рәисе Иван Гущин, Комитет рәисе урынбасарлары һәм бүлек башлыклары, Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Олеся Балтусова, “Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте”нең Татарстан төбәк бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Тарихи җирле статусын бирү буенча Казан тәҗрибәсе, Тарихи җирлекләрнең чикләрен билгеләү принциплары һәм ысуллары, субъектны сайлау - мәдәни мирас объектлары яки мәдәни мирас объектларының Берләштерелгән сак зоналары, Тарихи җирлекләрнең чикләрендә һәм Мәдәни мирас объектларының сак зоналары регламентлар әзерләү буенча проблемалар турында фикер алышты.
Самара шәһәренең тарихи өлешен үстерүнең комплексы планы да каралды. Хәзерге вакытта Самарада 300ләп мәдәни мирас объектларын саклау зонасы эшләнгән. Шәһәргә Тарихи җирлек статусын бирү мәсьәләсе дә карала. Җәмәгатьчелек вәкилләре һәм аерым сәясәт эшлеклеләре федераль яки төбәк дәрәҗәсендәге тарихи җирлек статусын бирү яклы.