ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Ре-Школа студентларының үзләренең эшләрен яклауга багышланган чарада катнашты. Ул 9 февраль көнне Мәскәү шәһәренең «Рождественка» архитектура бюросында узды.
Студентлар укуларының беренче нәтиҗәләрен – Владимир өлкәсендә урнашкан Гороховец шәһәренең идарә планы концепциясе һәм мастер-планын тәкъдим итте.
Чарада ИКОМОС экспертлары, "Рождественка" архитектура бюросы директоры, РЕ-Школа җитәкчесе Наринэ Тютчева, Франциянең L’ecole de Chaillot/ “Эколь де Шайо” реставрация мәктәбе ректоры Бенуа Мелон, А.А. Высоковский исемендәге Урбанистика югары мәктәбе профессоры Олег Баевский, «ЦЕНТР» Стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский, «МАРШ lab» Архитектура мәктәбенең архитектур инициативалар үзәге генераль директоры, архитектура тәнкыйтьчесе, кураторы Елена Гонсалес, Мирас мәктәбе фәнни җитәкчесе Наталья Душкина, тарихи шәһәрләрнең шәһәр төзелеше мирасын саклап калу проблемалары буенча эксперты Борис Пастернак, дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын үткәрү буенча аттестацияләнгән эксперт Ася Разумовская, Д.С.Лихачева исемендәге Мирас институтының Бөтендөнҗя мирасы һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Надежда Филатова катнашты.
Чарага Гороховец халкы һәм Гороховец районы хакимияте башлыгы Алексей Бубела да килгән иде.
Татарстан студентлары үзләренең тикшеренүләрен тәкъдим итте. Борис Пастернак сүзләренчә, студентлар җитди, “мульпрофессиональ” һәм зур күләмле эш башкарган. Мәсьәләләрнең бер өлеше территориаль идарә, ә бер өлеше аналитик рәвештә.
Чара ахырында экспертлар үзләренең шәрехләрен һәм кисәтүләрен җиткерде.
Киләсе семестрда студентлар Гороховецның үсеш нокталарын өйрәнү җелән шөгыльләнәчәк һәм архитектура һәйкәлләре һәм башка объектларны активлаштыру буенча үз тәкъдимнәрен эшләячәк.