Бүген Комитет рәисе Иван Гущин катнашында, Пермь шәһәрендә Идел буе һәм Урал федераль округларының мәдәни мирас объектларын саклау органнары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен төбәк семинар-киңәшмә уза.
Комитет Горький урамы, 13 нче йорт адресы буенча урнашкан «В.В. Маяковский 1927 елның 20-21 гыйнварында һәм 1928 елның 23 гыйнварында чыгыш ясаган йорт» Мәдәни мирас объектын саклау эшләрен башкаруга караган проект документациясен өйрәнә. Хәзерге вакытта бинада XX гасыр башы театр корылмасы үрнәге – Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры урнашкан.
Баш почта бүлеге бинасы XIX нчы гасыр ахырында төзелгән дип фаразлана. 1913 нче елда сәүдәгәр Михаил Сапожников теләге буенча, танылган архитекторлар Василий Трофимов һәм Федор Гаврилов проекты нигезендә өченче кат төзелә. Ул аның диварларында сәүдә эше оештыра. Сәүдәгәрнең гаиләсе әлеге йортның бельэтажында яшәгән, аста аларның кибете урнашкан. Гражданнар сугышы елларында биредә күпмедер вакыт «Революция байрагы» редакциясе урнашкан.
Казанның Муса Җәлил урамында урнашкан, XIX нчы гасыр ахыры - XX нче гасыр башы «Банк» тарихи йортының фасадын ремонтлау һәм реставрация эшләре үткәрү планлаштырыла. Бина БРИКС саммитын уздыруга бәйле шәһәрне төзекләндерү программасына кертелгән иде.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты мәдәни мирас объектларын 1 сумга сатуга багышланган Туры эфир үткәрәчәк.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Минзәлә районындагы Никольский кафедраль соборын мәдәни мирас объектлары реестрына кертү мөмкинлеген карый.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты «Петцольд сыра заводы комплексы» төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын саклау, реставрацияләү һәм заманча файдалануга җайлаштыру проектын карый. Бинаны кафе һәм азык-төлек кибете булган кунакханә комплексы итеп җайлаштырачаклар. Әлегә биналар эксплуатацияләнми.
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында «Яңа Иксинтәй каберлеге» археология һәйкәлен казу эшләре уздырылды. Борынгы таш гасыр кешеләренең каберлеге 2023 елда археологик разведка нәтиҗәсендә табылган. Ул ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты Карл Маркс бюстын саклау һәм күчерү эшләрен башкаруга караган проект документациясенә ясалган дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза актын өйрәнә. Скульптура композициясе гранит постаменттагы күренекле немец философы, икътисадчысы, социологы, шагыйре, язучысы, журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе Карл Марксны сурәтләгән бронза бюсттан гыйбарәт.
Бүген Kazan Digital Week кысаларында, Казанның «Корстон» КСКК мәйданчыгында мәдәни мирас объектларын цифрлаштыру буенча «наследие в цифре» III Бөтенроссия конференциясе старт алды. Чарада ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны Дәүләт саклау департаменты директоры Роман Рыбало, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, шулай ук бөтен Россиянең профильле ведомстволарыннан 150 вәкил катнаша. Конференция «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.