Комитет рәисе урынбасары Наталья Прохорова парламент тыңлауларында катнашты

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 декабрьдә РФ Федерация Советының утырышлар залында аның Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендә «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкарьләрен) саклау: программалы якын килү һәм законнар белән тәэмин итү»темасына парламент тыңлаулары узды.

Федерация Советы Рәисе илнең мәдәни мирасын саклауга багышланган парламент тыңлауларында Россиядә реставрация тармагын үстерүнең бердәм концепциясен эшләргә тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, архитектура һәйкәлләре белән идарә итүнең бердәм системасы кирәк.

Шулай ук реставрация эшләренә карата артык норматив таләпләрне бетерү мөһим. Шулар аркасында борынгы утарлар һәм башка һәйкәлләр күз алдында җимерелә. Хәзер бердәм дәүләт реестрында 156 меңнән артык мәдәни мирас объекты теркәлгән. Кануннардагы чикләүләр аркасында өч мең һәйкәл югалган. Валентина Матвиенко мәдәни мирас объектларын реставрацияләү һәм карап тоту тәртибен гадиләштерү өчен Законнарга кирәкле үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.

"Россия өчен мәдәниятне, гореф – гадәтләрне саклау – ул үзенчәлекле миссия. Оппонентлардан аермалы буларак, без һәйкәлләрне җимермибез, тарихны яңадан язмыйбыз, ә күп гасырлык мирасны бөтен байлыгы һәм төрлелеге белән сакларга тырышабыз. Безнең көч һәм таяныч шунда", - диде Валентина Матвиенко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International