Татарстанда 5 яңа археология һәйкәле ачылды һәм 7 археология һәйкәле турында мәгълүматлар төгәлләштерелде

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Моңа кадәр билгеле булмаган биш археологик мирас объекты Татарстан территориясендә археологик разведка барышында табылган. Разведка кыр эшләре хуҗалык тарафыннан үзләштерелергә тиешле кишәрлекләргә тарихи-мәдәни экспертиза уздыру кирәклеге турындагы законнарның мәҗбүри таләбе кысаларында уздырылды.

Түбән Камадан Казанга кадәр сузылган проектлаштырыла торган этилен үткәргеч буенча археологик тикшеренүләр барышында тискәре йогынты зонасында 12 археология һәйкәле булуы ачыкланган, шуларның 5 се («Петров тиен авылының мәдәни катлавы», «Царевококшайскидан Казан юлындагы каравылның мәдәни катлавы», «Мартыш Бикче Пустыш авылының мәдәни катлавы», «Скородумовка авылның мәдәни катлавы», «Шира авылының мәдәни катлавы»)  элек исәптә тормаганнар.

Моннан тыш, тагын 7 объект буенча («VI Смылосвка тукталышы», «I Белогорск урыны»,  «Сидоров-пустош каберташлары булган зираты»,  «Сидоров-Пустошн авыл урыны»,  «Смыловск шәһәр урыны»,  «V Смыловск тукталышы», «Черногривск тукталышы») аларның кайда урнашуы турындагы мәгълүматларны ачыклау буенча комплекслы эшләр башкарылган.

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, тикшеренүчеләр тарафыннан чикләрне билгеләү буенча эшләр башкарылган, проектлана торган объектның археология һәйкәлләренә йогынтысы бәяләнгән. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Комитеты тарафыннан табылган һәйкәлләр дәүләт саклавына куелган, чикләрне һәм аларның территорияләрен карап тотуның махсус режимын раслау турында норматив хокукый актлар әзерләнгән. Хәзерге вакытта проект буенча археологик мирас объектларының сакланышын тәэмин итү турында документлар эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International