ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 8 ае эчендә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының археология бүлеге «үзләштерелергә тиешле территориядә чикләүләр булу турында бәяләмә» хезмәте кысаларында меңгә якын запрос эшкәртте. Сораулар дәүләт хезмәтләре аша бирелде, бу хакта комитет рәисе Иван Гущин мәдәни мирас объектларын цифрлаштыру турындагы конференциядә сөйләде.

Бу хакта Kazan Digital Week - 2024 кысаларында узган «Наследие в цифре» III Бөтенроссия конференциясендә мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.


9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Ослан районы Ключищи авылында урнашкан XIX гасыр кирпеч заводының сәнәгать торбасын экспертиза нәтиҗәләре буенча мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертергә планлаштыралар.

Бүген иртән ТНВ туры эфирында Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин иртәгә Kazan Digital Week 2024 халыкара форумы кысаларында узачак «Наследие в цифре» фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларны көтүе турында сөйләде.


6
сентябрь, 2024 ел
җомга

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты, мәдәни мирас объектларының бердәм реестрына кертү максатында, 10 гыйбадәтханәгә тарихи-мәдәни экспертизалар үткәрә. Объектлар Питрәч районы тарихында мөһим урын алып тора. Алар арасында хәзерге вакытта гамәлдәге һәм ярым җимерек храмнар бар.


5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Казанда Кызыл Татарстан ур., 20 йорт адресы буенча урнашкан Яңа Бистә тарихи мәчетенең («Ак мәчет») торгызылган манарасына ярымай кую тантанасы узды. Мәчет республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Тантаналы чарада Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, шулай ук Казанның һәм Татарстанның дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин Казан шәһәрен БРИКС илләре саммитына әзерләү дәвам итүе турында сөйләде. Мәсәлән, Сөембикә манарасында аварияләргә каршы эшләр тиз темпта алып барыла.

Kazan Digital Week 2024 форумы кысаларында 9-10 нчы сентябрьдә мәдәни мирасны цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча «Наследие в цифре» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда илнең 40 төбәгеннән мәдәни мирас объектларын саклау өчен җаваплы профильле ведомстволар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, югары уку йортлары җитәкчеләре киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Казан консерваториясенең Пушкин урамындагы бинасын мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә планлаштыралар

Комитет Париж Коммунасы урамы, 35 адресы буенча урнашкан «Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри яшәгән һәм 1902 елда вафат булган йорт» төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкаруга проект документациясенә тарихи-мәдәни экспертиза ясауның дәүләт актын карый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International