Бүген Казан милли тикшеренү технология университетында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә утырышы булды, анда мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре каралды.
Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, республикада 5927 мәдәни мирас объекты дәүләт саклавында тора, шулардан: 2269 - архитектура һәйкәлләре, 3059 - археология объектлары, 599 - шәһәр формалаштыручы объектлар. Быел дәүләт тарихи-мәдәни экспертизалары нәтиҗәләре буенча мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кимендә 60 объект кертеләчәк.
Бу объектлар турындагы белешмәләр дәүләт күчемсез милек реестрына һәм башка мәҗбүри мәгълүмат системаларына кертелә, дип билгеләде Иван Гущин. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта «Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары» тармак автоматлаштырылган системасы эшләнә. «Безнең бурыч – кеше ресурсын минималь файдаланып зур мәгълүматларны системалаштыруны, саклап калуны һәм анализлауны, аларның импортын һәм тышкы кулланучы өчен экспортын тәэмин итү", - дип билгеләп үтте комитет рәисе.
Быел мәдәни мирасны саклау буенча республика комитеты хезмәткәрләре 1,3 млн. нан артык төрле форматлы архив материалларын цифрлаштырды һәм бөтен республика буенча мәдәни мирас объектларының мәгълүматлар базасын булдырды. Бу фәнни-проект документациясе, исәп материаллары, объектларның архив паспортлары. Шулай ук ул 16 нчы БРИКС саммитына әзерлек кысаларында Казанның 80 архитектура һәйкәлен ремонтлау эшләре турында сөйләде.