ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектта булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, республика Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озата йөрде.

Ел саен октябрьнең беренче дүшәмбесендә Бөтендөнья архитектура көне билгеләп үтелә.


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Биектау районының Айбаш авылында мәдәни мирас объекты булган борынгы агач мәчетне реставрацияләү эшләре актив бара. Түбә уртасында манарасы булган мәчет XIX - XX гасырларның авыл агач мәчетләре архитектурасы үрнәге булып тора.

2001 нче елның 21 нче декабрендәге 178-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, инвесторлар тарихи биналарны ташламалы бәядән, 5 ел эчендә торгызу бурычы белән сатып ала ала. Реставрациядән соң бу объектлар, сәнәгать объектларын исәпкә алмаганда, яңа максатларга - музей һәм рестораннардан алып кунакханә комплексларына кадәр җайлаштырыла ала. Бу адым республиканың мәдәни мирасын саклау һәм авария хәлендәге объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү өчен эшләнелә.


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин ,30 сентябрь көнне комитетның ВКонтакте мәйданчыгында туры эфир барышында, язылучыларның сорауларына җавап бирде. Ул Федераль законнар, аерым алганда, 2021 нче елның 21 нче декаберендә гамәлгә кергән 178 нче номерлы Федараль закон таләпләре турында мәгълүмат бирде. Аның нигезендә, инвесторларга тарихи биналарны ташламалы бәядән сатып алырга мөмкинлек туганын аңлатты. Шуннан соң, алар бинаны 5 ел дәвамында торгызырга, аны яңа максатларга җайлаштырырга, сак йөкләмәләрен үтәргә тиешләр.


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.

Чирмешән районында «Россия халыклары тарихында һәм мәдәниятендә Россия чик буе тарихи-мәдәни мирасы һәйкәлләре»темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетыннан чарада рәис урынбасары Гөлия Камалетдинова катнашты.

Комитет Мамадыш районы һәйкәлләрен мәдәни мирас объектлары реестрына кертү мәсәләсен карый


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты «Казан шәһәрендә А.Заһитова исемендәге ясалма бозлы ябык боз сарае төзү»проектын эшләү кысаларында, археологик мирас объектларының булу-булмавын ачыклау максатында үткәрелгән археологик разведка нәтиҗәләрен карый. Тикшеренү объекты Портовая урамы, 2нче йортта урнашкан.


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Казанда узачак БРИКС саммитына кадәр тимер юл вокзалы интерьерларына реставрация эшләре уздырылачак. Әлеге бина мәдәни мирас объекты (тарихи һәм архитектур һәйкәл) булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International