Казанда Петропавел соборы манарасын реставрацияләү төгәлләнде

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, 2024 елда Петропавловск соборы манарасында комплекслы реставрация эшләре башкарылган: фасадлар реставрацияләнгән, баскычлар, ишек уемнары, җәяләр, циферблатлар һәм сәгать механизмнары реставрацияләнгән, инженерлык челтәрләре урнаштырылган.

Бүгенге көнгә әлеге гыйбадәтханәнең рәсем бизәлешен чистарту һәм консервацияләү эшләре тәмамланган, 1 ярус рәсем бизәлешен реставрацияләү һәм торгызу буенча проект документациясе эшләнгән.

Иван Гущин билгеләп үткәнчә, объекттагы эшләр тулысынча тәмамланганчы, территорияне һәм территориядәге объектларны да кертеп, түбәндәге эшләрне башкарырга кирәк::

- территориядә тышкы инженерлык челтәрләрен алыштыру (төзекләндерүнең 1 этабы);

- ачыкланган стена рәсемен дә кертеп, аскы гыйбадәтханәне реставрацияләү;

- «1708 елгы Косма һәм Дамиан чиркәве»тәрәзәсен реставрацияләү

- собор территориясен төзекләндерү;

- койманы реставрацияләү.

Барлык этаплар раслангач, Петропалов соборы шәһәр халкы һәм кунаклары алдында яңартылган килеш ачылачак.

Петропавел соборы 1723-1726 елларда сәүдәгәр Михляев акчасына мәхәлләнең агач Петропавел чиркәве урынында төзелә. Аның барлыгы турында инде 1565 елда ук билгеле була. Собор рус бароккосының күренекле үрнәге һәм Казанның гына түгел, Россиянең дә иң матур архитектура әсәрләренең берсе булып тора. Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын реставрацияләү «Тарихи хәтер» проекты кысаларында 2020 елдан алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International