Чистайда дини училище бинасын реставрацияләү планлаштырыла

2024 елның 9 августы, җомга

Чистайда дини училище бинасын реставрацияләү проектына дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсе алынды.

Бу шәһәрнең иң матур биналарының берсе, XX гасыр башы архитектура һәйкәлен торгызу юлында мөһим адым. Объект псевдорус стиле, псевдоготика һәм романтизм элементлары булган эклектиканың ачык мисалы булып тора.

 "Реставрация проекты кысаларында бинаның тышкы кыяфәтен торгызу гына түгел, ә аның тарихи эчке бизәлешен торгызу да планлаштырыла. Парад ишеге һәм Совет чорында югалтылган өч өлешле баскычлы тәрәзә йөзен торгызуга аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук бинаның уң канатында урнашкан йорт училищесы чиркәвенең югалган элементларын торгызу планлаштырыла», — дип хәбәр итте мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин.

Дини училище бинасы фасадының бай декоры белән аерылып тора: аркатур билбаулар, декоратив куышлар, фигуралы көрәкчекләр. Совет чорында бина сәгать заводы ихтыяҗлары өчен үзгәртеп корылган, бу кайбер архитектура элементларын югалтуга китергән.

Чистайда XIX гасыр ахырында төзелгән дини училище бинасы архитектура һәйкәле генә түгел, бай тарихны саклаучы объект та булып тора. Ул Казан архитекторы Л.К. Хрщонович проекты буенча төзелеп, шәһәр тормышының мөһим этаплары шаһиты да.

1829 елда ук нигез салынган училищеда руханилар һәм төрле катам кешеләре балалары белем алганнар, төрле һөнәрләргә өйрәнгәннәр. Аны тәмамлаучылар арасындатарихта үз эзләрен калдырган күренекле шәхесләр дә бар. Шундыйларның берсе – рус синологы Палладий буларак билгеле булган, Кафаров Петр Иванович.

Совет чорында бина мәгариф эшенә хезмәт итүен дәвам итә, үз диварларында уку йортларын урнаштыра. Биредә укытучылар институты урнашкан, ә Бөек Ватан сугышы елларында бина эвакуацияләнгән сәгать заводы ихтыяҗларына тапшырылган.

Бүгенге көндә дини училище бинасы, белем һәм мәгариф үзәге буларак, үзенең тарихи миссиясен кабат үти: анда Чистайның 1 нче гимназиясе урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International