Айбаш авылында XX гасыр башы мәчете төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр дәвам итә. Хәзерге вакытта эшләрнең мөһим этабы – бинаның тарихи бурасын торгызу тәмамланган.
Айбаш мәчете 100 елдан артык таррихы булган,агачтан төзелгән уникаль объект.
2022 елның 13 ноябре мәчет язмышында фаҗигале төн буларак истә калды. Көчле җил манараны ярым ае белән җиргә кадап, исән калу мөмкинлеген калдырмады. Сәбәбе –манара терәгенең черегән булуы.
Белгечләр бураны саклык белән сүтеп, һәр бүрәнәгә билге салып реставрациягә җибәргәннәр. Рестоврация вакытында тарихи бураның 60% ка кадәре сакланып калган. Барыннан да бигрәк, бураның аскы өлешләре зыян күргән. Аларны тулысынча диярлек яңаларына алыштырганнар. Сакланган элементларны дым һәм башка җимерүче факторларның йогынтысын киметү өчен, саклагыч составлар һәм майлар белән эшкәрткәннәр. Бура торгызылганнан соң, Айбаш авылына кайтарыла, аннан мәчетнең стеналары яңадан җыеп куела.
Якын арада түбә өчен стропиллар кайтару да көтелә, шуннан соң аны монтажлау эшләре башланачак. Белгечләр әйтүенчә, барлык эшләр дә расланган график буенча бара, төзүчеләр төп бинаны төзекләндерүне сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар. Параллель рәвештә янәшәдәге территорияне төзекләндерү дә башланачак.
«Реставрацияләү һәм заманча файдалануга җайлаштыру эшләре бинаның архитектур-сәнгати йөзен, тарихи функциясен үзгәртүне күздә тотмый һәм сак предметын бозмый", - дип ассызыклады мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы Иван Гущин.
Иван Гущин искә төшергәнчә, Айбаш мәчетен реставрацияләү проекты үз эченә түбәндәгеләрне ала:
Түбә конструкциясен ныгыту һәм яңа өслек монтажлау;
Манараның чатыр сыман түбәсен торгызу;
Тамбурларны һәм баскычны үзгәртеп кору;
Тәрәзә һәм ишек уемнарының столяр тутырлышларын алмаштыру;
Тышкы су агу җайланмасын урнаштыру;
Бина фасадларын һәм интерьерларны реставрацияләү;
Инженерлык системаларын алмаштыру һәм монтажлау;
Тирә-яктагы территорияне төзекләндерү.
Барлык эшләрне 2025 елның май аена тәмамлау планлаштырыла. Бу вакытта реставрация ярдәмендә яңартылган дин йортының ачылуы көтелә.