Чистайдагы XIX гасыр архитектурасы һәйкәле булган Поляков һәм Логутовлар утарларында авариягә каршы эшләр башланды.

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

1833-1840 елларда архитектор Пятницкий проекты буенча төзелгән утарның төп йорты фасадның өч өлешле симметрияле композициясе белән аерылып тора. Аның үзәк чыгынтысы аркатура һәм пилястралар белән бизәлгән. Комплекс составына флигель, таш капкалар һәм ишегалды корылмалары да керә.

 "Ул – авария хәлендә булу аркасында кешеләре күчерелгән күп фатирлы йорт. Объект ташламалы бәядән конкурс уздыру юлы белән сатылды. Закон буенча яңа милекче биш ел эчендә бинаны тулысынча реставрацияләргә һәм заманча файдалануга җайлаштырырга тиеш", - дип аңлатты Иван Гущин.

XIX гасырның беренче яртысында төзелгән утар, Чистайда сакланган иң борынгы биналарның берсе булып тора. Ул рус классицизмының асыл үрнәге булып тора.

Объектның күп конструктив элементлары югалтылган, шуңа күрә әлеге реставрация архитектура һәйкәлен коткару өчен кирәкле чара булып тора.

"Югалтуларга карамастан, фундамент һәм терәк диварлар зыян күргән булса да, сакланып калган. Әмма балконнар, ишек уемнары, фасад декорлары, эчке бизәкләр һәм идәннәр үзләренең башлангыч халәтен югалткан. Бигрәк тә югалтулар 50% тан  да артып киткән түшәмәләрнең һәм түбәләрнең торышы борчу тудырды. Аларны кичекмәстән реставрацияләү, бөтен бинаның җимерелүен булдырмау өчен бик мөһим иде», – дип сөйләде мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин.

Утар өяз шәһәрендә танылган сәүдәгәр һәм сәнәгатьче Иван Поляков өчен салынган. Ул үлгәннән соң, йорт 1871 елда аның улы Алексейга, ә инде XIX гасыр ахырында әнисе белән сәүдәгәр Епифан Логутовка мирас буларак күчә.

Совет чорында бина күп фатирлы йорт итеп үзгәртеп корылган, бу планировканың үзгәрүенә китергән. Тикшерү барышында демонтажланган балкон эзләре, шулай ук экспертлар фикеренчә утилитар булган беренче кат декоры калдыклары табылган.

Үзгәртеп коруларга карамастан, Утар XIX гасыр классицистик стиленең төп үзенчәлекләрен саклап калган. Экспертлар фикеренчә, реставрациядән соң бина иҗтимагый яки торак функциясе белән заманча файдалану өчен җайлаштырылырга мөмкин.

Татарстан Республикасы, Чистай ш., Карл Маркс ур., 60 й.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International