Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты төбәк күләендә әһәмиятле мәдәни мирас объектында — Горький урамындагы И.А. Суринның Керем йортында реставрация эшләре башлануы турында хәбәр итә.
1913 елда архитектор Василий Трифонов проекты буенча төзелгән бина ХХ гасыр башы Керем йортының ачык үрнәге булып тора. Ул фасад һәм интерьерларның бай декоры, Санкт-Петербург архитектурасына хас киң ишегаллары-коелары белән аерылып тора. Эчтә борынгы рамнар, керү группасы элементлары, идән плиткасы һәм лепнина сакланган.
2018 елның июлендә Сурин йорты төбәк әһәмиятендәге тарихи мирас объекты дип танылды. Хәзерге вакытта ул авария хәлендә.
Барлык кирәкле килештерүләрне узган реконструкция проекты, Дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын да кертеп, бинаның күләм-конструктив структурасын һәм аның ХХ гасыр башындагы беренчел кыяфәтен торгызуны күздә тота.
"Объектта авариягә каршы чараларга керештеләр инде: түбә кәрнизенең почмак өлешендә бухталы штукатурка ватып алынган. Шулай ук черегән өлешләрне, түбә япмаларының кайбер кисәкләрен алыштыру, су агып китү системасының югалган өлешләрен торгызу, балкон плитәләрен ныгыту, кирпеч диварларны инъекцияләү башкарылачак», — дип хәбәр итте мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы Иван Гущин.
Аварияләргә каршы чаралар тәмамланганнан соң бинаны комплекслы реставрацияләү һәм бүгенге көндә файдалану өчен җайлаштыру, аның тарихи торак функциясен саклап калу башланачак. Элеккеге каретник бинасында ике катлы фатир урнаштыру күздә тотыла. Фатирларның тарихи санын һәм бүлмәләрнең габаритларын саклап калу планлаштырыла.
Сәүдәгәр Сурин йортының тарихы бай. Революциядән соң аның хуҗасы эмиграциягә китә,йортта коммуналь фатирлар төзелә. Биредә танылган кешеләр яшәгән, шул исәптән Татарстанның беренче баш архитекторы Василий Егерев та монда торган.