Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Олы Мәме авылында 1892-1894 елларда төзелгән изге кенәз Александр Невский чиркәвен саклауга аерым игътибар бирә.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, белгечләр бинаның торышын бәяләү һәм аны реставрацияләү проектын эшләү өчен, комплекслы инженер-техник тикшеренүләр үткәрүгә керешкәннәр.
Өч тәхетле агач гыйбадәтханә өч катлы чатыр сыман манаралы XIX гасыр ахыры архитектурасының ачык үрнәге булып тора. Ул мәхәллә кешеләре акчасына, җирле мәктәптә тәрбияләнүчеләр инициативасы белән төзелгән. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта чиркәү авария хәлендә.
Фото: Татарстан митрополиясе сайты. (https://tatmitropolia.ru/hramy_tatarstana/kazan_eparh..)