Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты. хәзерге вакытта реставрация эшләре алып барылган Троицк чиркәвен мәдәни мирас объектлары реестрына кертәчәк

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Бу уникаль агач төзелеш Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Югары Баграж авылында урнашкан. Храм 1887-1889 елларда Уфа епархия архитекторы А.В. Перкиц проекты буенча төзелгән. XIX гасыр ахыры авыл культ архитектурасының ачык үрнәге булып тора.

Дәүләт экспертизасы чиркәүне Татарстанның мәдәни мирас объектлары реестрына кертүнең кирәкле һәм дөрес булуын раслады.

 Чиркәү сәүдә предприятиесе белән генә түгел, ә төбәктә масштаблы хәйрия эшчәнлеге белән дә танылган атаклы Алабуга меценаты Стахеев акчасына төзелгән. Рухи тормыш үсешенә керткән өлеше һәм юмарт иганәләре өчен ул III дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә.

 «2023 нче елда Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты тарафыннан фундаментны көчәйтү, бураның агач элементларын, түбә ябу урыннарын, шулай ук шурфлар, зондажлар эшләү һәм геологик скважиналар бораулауны үз эченә алган эшләрне башкаруга рөхсәт бирелде», — дип сөйләде мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы Иван Гущин.

Ул объектны торгызу эшләре дәвам итүен дә ассызыклап үтте. Гыйбадәтханәне реставрацияләү һәм җайлаштыру проекты 2023 елда килештерелгән булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International