Казандагы Кабатовлар утары фасадлары БРИКС саммитын яңартылган хәлдә каршы алачаклар

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Бу утарның биналары – борынгы корылмалар гына түгел, ә кыйммәтле мәдәни мирас объектлары да. Сәүдә склады рәсми рәвештә архитектура һәйкәле статусына ия, ә төп йорт ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.

Биредә төрле вакытта төрле оешмалар урнашкан булган. 1994 елдан бина Казан федераль университетына карый. Кайчандыр товарлар сакланган сәүдәгәрләр склады белем урынына – студентлар аудиториясенә әверелгән.

Утар катлаулы архитектур конструкциядән гыйбарәт, подваллары һәм чормалары булган ике-өч катлы күләмнәрдән тора. Биналарның техник торышы реставрация таләп итә.

"Эш барышында һәйкәлләрнең дивар кирпечләре һәм фасадларның декоратив элементлары реставрацияләнде. Диварларны штукатуркалау һәм буяу йомгаклау этабында. Киләсе этапта төп йортның эчке бүлмәләрен ремонтлау һәм җайлаштыру эшләре планлаштырыла", - дип сөйләде мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы Иван Гущин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International