Казандагы Сапугольцев утарының төп йортына реставрация эшләре башкарылачак

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Берничә корылмадан торган утар комплексы мәдәни мирас объекты дип танылып, 2017 елда сак астына куелган. Совет чорында биналарда фатирлар җайлаштырылган булган. Хәзерге вакытта аларда яшәүчеләрне күчергәннәр һәм реставрациягә әзерлек эшләрен башлаганнар.

«Бинага комплекслы инженер-техник тикшерү үткәрелд инде, беренчел аварияләргә каршы чараларга керештек», — дип сөйләде мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы Иван Гущин.

Проект түбәндәге эшләрне башкаруны күздә тота:

- нигезне, диварларны, түбәләрне ныгыту, ныгыту инъекцияләү;

- авария хәлендәге конструкцияләрне өлешләп алмаштыру;

- бут фундаментларының тоташ ныклыгын инъекция юлы белән торгызу;

- дивар кирпечләренең авария хәлендәге өлешләрен ныгыту;

- нигезне ныгыту максатыннан, монолит тимер-бетон тышча ясау;

- бинаның аскы өлешен гидроизоляцияләү;

- гөмбәзләргә арматуралы плитә (катылык дискын) урнаштыру;

-1 нче һәм 2 нче катлар биеклегендә терәк балкалар урнаштыру;

- вакытлыча түбә ясау;

- ярыкларны ныгыту.

Торгызу эшләре тәмамланганнан соң, бинаның беренче катында кафе-кофейня һәм икмәк кибете ачылачак, ә калган катларда апартаментлар урнашачак.

Сапугольцев утары Дворяннар оешмасы кварталының бер өлеше булып тора. Татарстан хакимияте аны инде күп еллар торгызырга тырыша. Йорт биләмәсе XVIII - XX гасырларда төзелгән һәм XVII гасыр ахыры - XVIII гасыр башы борынгы рус торак архитектурасының уникаль үрнәген – хуҗалыктың түрендә урнашкан таш Торак палаталарны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International