Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «XIX гасырның икенче яртысында Алафузов театры бинасы» республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын реставрацияләгәннән соң ачылуда катнашты.
Гомумроссия фәнни тикшеренү институты мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге кадрларга ихтыяҗны тикшерү максатыннан сораштыру үткәрә
2020 елга Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетының мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендәге мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау буенча гавами чаралар (фикер алышулар) үткәрү планы, шулай ук 2020 елга региональ дәүләт күзәтчелеген һәм федераль дәүләт күзәтчелеген оештыру һәм гамәлгә ашыру барышында гавами хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен карау буенча гавами чаралар үткәрү планы нигезендә Комитет чаралар үткәрүгә планлаштыра:
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин татарстанлыларны ТАССР төзелүгә 100 тулу белән котлады.
Татарстан Республикасы җәмәгать урыннарын үстерү программасы аккаунтының туры эфирында быел төзекләндерергә тиешле «Черек күл» паркының ничек үзгәрәчәге хакында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Реставрация үзәге - архитектура, җитештерү,өйрәтү» ҖЧҖ җитәкчесе Александр Попов белән онлайн-очрашу уздырды.
Бүген, Халыкара музейлар көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов реставрацияләнгән федераль әһәмияткә ия «Сандецкий утары», XX гасыр башы, мәдәни мирас объектында булды. Татарстан сынлы сәнгать музееның төп бинасы өч елга якын реставрациядә булды.
9 май иртәсендә “кайнар линия”гә битараф булмаган казанлылардан Подлужная урамы, 49нчы йорт буенча түбә сүтү турында хәбәрләр алына башлады. Әлеге адрес буенча «Шәһәр утары: XIX гасырның беренче яртысы, XIX гасырның беренче яртысы флигелы, XIX гасырның беренче яртысы хезмәтләре» республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты урнашкан.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин республика халкын Җиңү көне белән котлады.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты ТРның Әтнә районы Олы Әтнә авылында урнашкан «Даутов йорты, XIX гасыр» төбәк әһәмияттәге мәдәни мирас объектын ремонт-реставрацияләү эшләренә фәнни-проект документларын килештерде.