Казанда Карл Маркс һәм Жуковский урамнары киселешендә урнашкан «1891-1894 елларда Н.Э. Бауман укыган элеккеге ветеринария институты бинасы (Щербакованың элеккеге йорты)» республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын реставрацияләү эшләре актив алып барыла.
Фәнни-проект документациясе нигезендә, мәдәни мирас объектын киләчәктә имин эксплуатацияләүне тәэмин итү өчен, 3 һәм 4 нче катларның барлык конструкцияләрен демонтажлау, аннары аларны шундый ук габаритларда һәм конструкцияләрдә торгызу турында Карар кабул ителде. Карар бинаның авария хәленнән чыгып кабул ителде, моны комплекслы инженер-техник тикшерү нәтиҗәләре буенча Экспертлар ачыклады. Проект барлык кирәкле бәяләмәләрне һәм килештерүләрне алды.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, бинаны реставрацияләү барышында шулай ук фасадларның югалган декоратив һәм конструктив элементлары һәм төсләре торгызылачак, мәдәни мирас объектынының төнге күренешен яхшырту өчен, архитектур яктырту урнаштырылачак. Эшләр авторлык һәм техник күзәтчелек, фәнни җитәкчелек, шулай ук Дәүләт төзелеш күзәтчелеге белән берлектә алып барыла, реставрация һәм гомуми төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә башкарыла.
Йортның тарихы XIX гасырның беренче яртысында офицер Ф.К. Баумгратен өчен бер катлы йорт төзелүдән башлана. 1860 елларда йорт сәүдәгәр хатыны А.И. Щербакова милкенә күчә, аңа икенче кат өстәлә.
1873 елда йорт киңәйтелә, агач кат урынына кирпече төзелә.
1874 елда йортны Россиянең беренче өч ветеринария вузының берсе булган Казан ветеринария институты арендага ала. 1896 елда ул үзе өчен махсус төзелгән Ершов урамындагы 24 нче йортка күчә, ә Щербакова йортын укытучылар институты ала. 1899 елда йорт казна тарафыннан сатып алына һәм Институт милкенә әйләнә.
Совет чорында биредә педагогика институты бүлекчәләре һәм студентлар тулай торагы урнашкан.
Дүрт катлы заманча кыяфәтне бина 1934 елда ала.
1891-1894 елларда Ветеринария институтында танылган революционер Николай Бауман белем ала.