Биектау районының Айбаш авылында мәдәни мирас объекты булган борынгы агач мәчетне реставрацияләү эшләре актив бара. Түбә уртасында манарасы булган мәчет XIX - XX гасырларның авыл агач мәчетләре архитектурасы үрнәге булып тора.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренчә, агач биналарны реставрацияләү аерым игътибар һәм көч таләп итә. "Реставрацияләргә мөмкин булган барлык бүрәнәләр дә саклап калына, ә ремонтларга мөмкин булмаганнары тарихи аналоглар нигезендә торгызыла. Мәчетнең архитектур йөзен саклау безнең белгечләр контролендә, без эш барышын җентекләп күзәтәбез", - диде Иван Гущин. Хәзерге вакытта авариягә каршы эшләрнең беренче этабы төгәлләнде: фундамент, гидроизоляция көчәйтелде, венецлар алыштырылды, бураның һәр бүрәнәсе реставрацияләнде. Реставрацияләү эшләре белән лицензияле компания шөгыльләнә. "Җитештерү мәйданчыгында бура реставрацияләнгән һәм алыштырылган элементлардан җыелып маркировкаланды һәм тарихи урынга китерү өчен сүтеледе, шуннан соң элеккеге фундаментында җыелды», - дип өстәде Иван Гущин. Август аенда комитет объектны реставрацияләү эшләренең икенче этабын үткәрүгә рөхсәт бирде. Комитет рәисе Иван Гущин сүзләренчә, хәзерге вакытта түбәндәге эшләр алып барыла: • бинаның агач идән араталарын, җылытылган беренчел кара идәнне оештыру; • төп бинаның стропиль системасын һәм обрешатканы җыю • манара каркасын тотып торучы агач конструкцияләрен урнаштыру; • манара чатырының стропиль корылмаларын оештыру; Моннан тыш, хәзерге вакытта түбәгә гидроизоляция җәелгән, бу исә суның эчкә эләгүен булдырмый, шулай ук түбә өслеген дә әзерлиләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчет бары тик хәйрия акчалары хисабына гына торгызыла. Ремонт эшләре акча кергән саен башкарыла. Республикада яшәүче һәр кеше, иганәләр җибәреп, дини изге урынны торгызуга үз өлешен кертә ала.