Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Юллама кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда традицион дини конфессияләргә ярдәм итүгә һәм динара диалогны ныгытуга аерым игътибар бирелүен әйтте. Республика башкаласында Җәмигъ мәчете төзү һәм алга таба Казан Богородица монастырен торгызу, шулай ук туган телләрне, мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау турында карарлар кабул ителде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклау буенча төп юнәлешләр турында сөйләде.
"Тарихи-мәдәни мирасны саклауда музейлар һәм музей киңлекләре мөһим урын алып тора. Аларның потенциалын тулысынча файдаланырга, аны башка өлкәләргә, беренче чиратта, мәгариф һәм туристлык өлкәләренә грамоталы интеграцияләргә кирәк. Тулаем алганда, берьюлы берничә юнәлешне – музей, китапханә, театр, клуб эшен һәм мәгариф өлкәсен берләштергән комплекслы мәдәният үзәкләре булдыру мәсьәләсе туды. Архитектура, мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау һәм әйләнә-тирәнең үсеше өлкәсендәге эшчәнлек шушы ук үзәкләрдә тупланырга тиеш. Иң яхшы үрнәк – Алабуга музей-тыюлыгы. Ул муниципальара үзәк булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов.