Иван Гущин тарихи биналарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча инвесторлар өчен туры эфир үткәрде

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин ,30 сентябрь көнне комитетның ВКонтакте мәйданчыгында туры эфир барышында, язылучыларның сорауларына җавап бирде. Ул Федераль законнар, аерым алганда, 2021 нче елның 21 нче декаберендә гамәлгә кергән 178 нче номерлы Федараль закон таләпләре турында мәгълүмат бирде. Аның нигезендә, инвесторларга тарихи биналарны ташламалы бәядән сатып алырга мөмкинлек туганын аңлатты. Шуннан соң, алар бинаны 5 ел дәвамында торгызырга, аны яңа максатларга җайлаштырырга, сак йөкләмәләрен үтәргә тиешләр.

Казанда һәм Алабугада узган сатуларда, инвесторларга бәясе 1 сумнан башланган икешәр тарихи бина сатылган. Шулай ук Чистайда 9 объектка яңа хуҗа табылган.

"Объектны саклау һәм реставрацияләүгә карата таләпләр дәүләт тарафыннан билгеләнгән. Сатып алучының бурычы – проект документациясен тиешенчә эшләү. Мондый биналарны реставрацияләү, шулай ук сату-алу килешүенең аерылгысыз өлеше, - дип хәбәр итте Иван Гущин.

Шулай ук комитет башлыгы муниципалитетлар белән берлектә милекче өчен мәдәни мирас объектын саклау буенча гамәлләр алгоритмы эшләнүе турында сөйләде. Ул аварияләргә каршы чаралар эшләүне һәм аларны үткәрүне, фәнни-проект документациясен эшләүне, фасадлар һәм түбә буенча проект-реставрация эшләрен башкаруны, эшләнгән проект документациясе нигезендә җайлаштыруны үз эченә ала.

Иван Гущин объектларның актуаль исемлеге белән Комитет сайтында танышырга мөмкинлеген дә сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International