Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинның Бөтендөнья архитектура көне уңаеннан котлавы

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Ел саен октябрьнең беренче дүшәмбесендә Бөтендөнья архитектура көне билгеләп үтелә.

Хөрмәтле коллегалар, кадерле архитекторлар, проектлаучылар, шәһәр төзүчеләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм һәм архитектура мирасын саклауга керткән зур өлешегез өчен рәхмәт белдерәм! Татарстан Республикасы архитектур һәм тарихи һәйкәлләргә, шәһәр формалаштыручы кыйммәтле объектларга бай. Бүген көндә республикабызда 2860 объект сак астында. Архитектура – ул һөнәр генә түгел, ул безнең тышкы кыяфәтебезне, киңлегебезне һәм мәдәниятебезне формалаштыручы сәнгать. Бу сәнгать әсәрләре безне яңа идеяләргә, һәр проектта гармония һәм матурлык эзләргә рухландыра, мәңгелек турында уйланырга мәҗбүр итә, безнең фикерләребезне тәртипкә китерә. Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе буларак, мин республикабызда шундый талантлы һәм үз эшенә бирелгән архитекторларның эшләве белән горурланам. Татарстанның архитектур традициясе үзенчәлекле һәм кабатланмас. Сез биналар гына түгел, яшәү һәм эшләү өчен уникаль атмосфера да булдырасыз, әйләнә-тирәне сәнгать әсәренә әверелдерәсез.  Бу үзенчәлекле көндә Сезгә яңа иҗади казанышлар, идеяләрне тормышка ашыруда кыюлык һәм архитектур шедеврлар булдыру өчен илһам телим. Сез эшләгән эшләр безне һәм киләчәк буыннарны да сөендерәчәк! Архитектура көне белән! Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International