Чирмешән районында «Россия халыклары тарихында һәм мәдәниятендә Россия чик буе тарихи-мәдәни мирасы һәйкәлләре»темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетыннан чарада рәис урынбасары Гөлия Камалетдинова катнашты.
Конференциядә Россиянең төрле почмакларыннан: Татарстан, Бурятия, Самара, Липецк һәм Пенза өлкәләреннән туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар катнашты. Шулай ук тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды, А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм РФ Милли туризм академиясенең Татарстан бүлеге вәкилләре чакырылган иде.
Очрашу барышында Россия чигендә урнашкан тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Тарихчылар Чирмешән территориясен үстерү буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Исегезгә төшерәбез, Чирмешән авылы район читендә, Самара өлкәсе чигендә урнашкан. Чирмешән - борынгы тарихи үткәне булган җир ул. Чирмешән территориясендә Емельян Пугачев фетнәсе чорындагы ныгытма бар.
1732-1736 елларда төзелгән "Чирмешән ныгытмасы" ачыкланган мәдәни мирас объекты булып тора. Комитет 2024 елда әлеге ныгытмага да, «Чирмешән валына» да мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертүнең максатка ярашлылыгын дәлилләү максатыннан Дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза үткәрергә планлаштыра.