Татарстан Рәисе Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин, комиссиянең даими әгъзалары, ведомстволар җитәкчеләре һәм архитектура җәмәгатьчелеге әгъзалары катнашты.

Казанның тарихи җирлеге территориясендә яңа төзелеш проектларын гамәлгә ашыру турында шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхфәтуллина сөйләде. Комиссия каравына 11 объект чыгарылган: торак объектлар, офис биналары, күп функцияле комплекс һ.б. Фикер алышу барышында Петербург урамындагы төзелеш проекты кире кагылды, башка тәкъдимнәр хуплау тапты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, раслана торган проектлар мәдәни мирас объектларының һәм кыйммәтле мохит объектларының сакланышын тәэмин итәргә, шулай ук территорияләрнең барлыкка килгән күренешен бозмаска тиеш. Шулай ук республика Рәисе катларны саклау зарурлыгына, ә торак төзегәндә социаль объектларның зарурлыгын исәпкә алырга кирәклегенә игътибар итте.

Аннары «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгының баш архитекторы Павел Тиняев утрау территориясендә ике шәхси торак йорт төзү проектларын тәкъдим итте. Алар нигезендә - элек ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан архив мәгълүматлары нигезендә эшләнгән агач төзелеш объектларының типовой проектлары.

Рөстәм Миңнеханов проектларны гамәлгә ашырганда декоратив элементларга аерым игътибар бирергә өндәде. 

Аннары комиссия әгъзаларына саклау предметы, территория чикләре һәм Мамадыш шәһәре тарихи җирлегенең шәһәр төзелеше регламентларына таләпләр проектын тәкъдир иттеләр.

Тарихи-мәдәни тикшеренүләр нәтиҗәләре әйтелде. Аерым алганда, мәдәни мирас объектлары, шул исәптән элеккеге һөнәрчелек училищесы бинасы, Н.И. Щербаков йорты, сәүдәгәр Захаров йорты һәм башкалар ачыкланды.

Моннан тыш, Мамадыш тарихи җирлеге территориясендә яңа төзелешкә таләпләр эшләү тәкъдим ителде. Эшләнмә комиссия тарафыннан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International