Бөек Новгород шәһәрендә II Халыкара фәнни симпозиум узачак

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

19-21 сентябрь көннәрендә Бөек Новгород шәһәрендә II “Россиядә Бөтендөнья мәдәни мирас һәйкәлләре – проблемалар һәм перспективалар” Халыкара фәнни симпозиумы, шулай ук Россиянең ИКОМОС Илкүләм комитеты конференциясе узачак.

 

Чарада катнашучылар пленар һәм секция чаралары кысаларында Россиянең тарихи шәһәрләре, мәдәни ландшафтлар, бөтендөнья мирасы һәйкәлләре, шулай ук мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм реставрацияләү проблемалары хакында фикер алышачак. Симпозиумда Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты вәкилләре дә катнаша

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International