Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Буа һәм Кама Тамагы районнарныдагы ашыгыч төстә реставрация эшләренә мохтаҗ объектларда булды.
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, архитектор-реставраторлар белән белән бергә Комитет вәкилләре Буа муниципаль районының Зур Фролово һәм Кыят авылындагы эшли торган православие храмнарын, шулай ук Кама Тамагы районындагы Архангельские Кляри авылындагы ярымҗимерек чиркәүне карады.
Әйтик, Зур Фролово авылындагы Казан Изге Ана иконасы чиркәве ул ачыкланган мәдәни мирас объекты. Бина 1780 елда төзелгән. Бүгенге көндә чиркәү Татарстан Республикасындагы иң зур агач чиркәү исәпләнә. Бүгенге көндә объектта реставрация эшләре башкарырга кирәк.
Кыят авылындагы Богоявленская чиркәве дә архитектор-реставраторлар игътибарына мохтаҗ. Ул ачыкланган мәдәни мирас объекты, бина 1801 елда төзелгән.1893 елда чиркәү зурайтылган. Бүгенге көндә чиркәүнең тәресен ныгытырга кирәк. Кыят авылында яшәүче киңәшмәдә катнашучыларга чиркәү кыңгыраулары турында кызыклы тарих сөйләгән.
“Һава торышы начар булганда, набат какканнар. Аны хәтта Ульяновск өлкәсендә дә ишеткәнәр. Ә чиркәүне талый башлагач, аларны пароходта Тәтешкә алып киткәннәр. Судно баткан һәм хәзер алар су төбендә ята”, - дип хатирәләр белән уртаклашты авыл кешесе.
Архангельские Кляри авылы. Михаил Архангел чиркәве. Бу 1775 елда төзелгән храм агач архитектура һәйкәле санала. Ачыкланган мәдәни мирас объекты. Хәзерге вакытта чиркәү эшләми, авариягә каршы һәм консервацияләү чараларына мохтаҗ.