29 сентябрь көнне Татарстанда Үзбәкстан Мәдәният көннәрен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинның Үзбәкстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Умиджон Абдурахим улы Куконбаев җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
Очрашуның төп темасы мәдәни мирас объектларын саклау, белгеч-реставраторлар әзерләү эшендә тәҗрибә уртаклашу, шулай ук дәүләти-хосусый хезмәттәшлекне үстерү булды.
“Бүгенге көндә мәдәни мирс объектларын саклау эшендә иң мөһиме – тупланган тәҗрибә белән уртаклашу. Россия Федерациясенең төрле субъектларында төрле съездлар, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр үткәрелү очраклы түгел, алар мәдәни мирас обектларын саклап калу буенча яңа карарлар һәм ысуллар әзерләүгә дә юнәлдерелгән”, - дип билгеләп үтте Комитет рәисе Иван Гущин.
Комитет рәисе урынбасары Светлана Персова Татарстан кунакларына Казанның реставрация мәктәбен үстерү һәм архитектор-реставраторлар әзерләү турында сөйләде.
Умиджон Абдурахим улы, үз чиратында, Үзбәкстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклап калу тәҗрибәсе турында сөйләде. Анда хәзерге вакытта 8000 объект исәпләнә, шул исәптән 4 объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерергә кирәк дигән фикергә килде.