“Ре-Школа” Мәдәни мирасны саклап калу һәм ревалоризацияләү өлкәсендә тикшеренүләр һәм белем бирү программалары үзәге ачылды

2018 елның 19 октябре, җомга

Бүген Мәскәүдә (Волхонкадагы Утарда) “Ре-Школа” – мәдәни мирасларны саклау һәм торгызу өлкәсе белгечләрен әзерли торган уку йорты ачылды. Бу Россия һәм Франциянең уртак проекты – әлеге өлкәдәге хезмәттәшлек турындагы килешү агымдагы елның май аенда имзаланган.
Ре-школа – мәдәни мирасны саклап калу һәм ревалорацияләү өлкәсендә халыкара белем бирү проекты. Россия Мәдәният министрлыгы, Франция Мәдәният министрлыгы һәм Франция-Россия “Трианон диалогы” ярдәмендә Франциянең "L'ecole de Chaillot" реставрацияләү мәктәбе, "Рождественка" архитекура бюросы, Югары икътисад мәктәбе Фәнни-тикшеренү университетының Югары урбанистика мәктәбенең уртак проекты.
Тәкъдим ителгән программаның максаты – теоретик, технологик һәм гамәли белемнәре булган югары квалификацияле белгечләр әзерләү.
Укыту архитектор-реставратор һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә мәдәни мирасны саклап калу һәм тотрыклы үстерү өлкәсендә белем бирүне күздз тота.
Әйтергә кирәк, мәктәптә Татарстан Республикасы, шул исәптән Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты вәкилләре дә профессиональ әзерлек уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International