“Архитекторлар без түгел, архитектор – вакыт. Вакыт гаҗәеп могҗизалар кыла”

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

«МАРШ-2018» архитектура воркшопы кысаларында Наринэ Тютчева мәдәни кыйммәткә ия булган объектлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук ихтимал шәһәр мохитын үстерү турында сөйләде.

Лекция барышында билгеләп үтелгәнчә, халыкның төрле катламнарын җәлеп итәрлек комплекслы шәһәр киңлеген булдыру мөһим. Алар төзелгән биналарны карап тоту һәм дөрес файдалану өчен шәһәргә табыш китерергә тиеш.

Борынгы биналар рәвешендәге мәдәни объектларга аерым игътибар бирелде. Андый биналар аеруча матур: арка, ишекләр аларның тормышы һәм язмышы турында сөйли. Наринэ Тютчева фикеренчә, дөрес эш иткән очракта биналарның кыйммәте арта һәм ул башка эмоцияләр тудыра башлый.

“Архитекторлар без түгел, архитектор – вакыт. Вакыт гаҗәеп могҗизалар кыла”, - дип билгеләп үтте Наринэ.

Наринэ Тютчева лекциясе Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау камитепты катнашында оештырылган. Чарада Комитет рәисе һәм хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International