“Россия мәдәнияте” федераль максатлы программасы кысаларында Әҗем мәчете һәм Петропавловск соборына эшләр барышы белән таныштылар

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” Федераль проекты иҗтимагый советының күчмә утырышы узды. Аны Партиянең Генераль советы Президиумы әгъзасы, “Тарихи хәтер” партия проекты координаторы С.А. Попов һәм Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” проекты Иҗтимагый советы әгъзасы И.И.Гыйльметдинов үткәрде.  

 

РФ Дәүләт Думасы делегатлары, “Россия мәдәнияте” федераль проекты кураторлары Әҗем мәчете һәм Петропавловск соборында реставрация эшләре барышы белән танышты. Чарада Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм рәиснең урынбасары Светлана Персова катнашты.

 

Әйтергә кирәк, реставрация эшләре федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларында үткәрелә. Әҗем мәчетендә фасадлар, интерьер һәм түбә яңартылган, мәчетнең нигезе ныгытылган.

 

Петропавловск соборында нигез ныгытылган, түбә ябыла, фасад чистартыла һәм аның элементлары яңартыла.

 

Шулай ук бүген “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе башкарма комитетында йомгаклау чарасы да үткәрелде, анда башкарылган эшләр турында хисап тыңланды. Объектларда ремонт-реставрация эшләре буенча төгәл бурычлар билгеләнде. Киңәшмәдә катнашучылар “Тарихи хәтер” проектын тормышка ашыру һәм 2019 елга һәм планлы 2020 һәм 2021 елларга Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклап калу буенча реставрация эшләре үткәрү планнары турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International