Мәдәни мирас объектында өмә узды

2018 елның 6 октябре, шимбә

Бүген Казанда гомумшәһәр өмәсе узды. Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм Комитет хезмәткәрләре “Черек күл” паркы территориясендә өмәдә катнашты.

Өмә үткәрү өчен “Черек күл” шәһәр паркы очраклы гына сайланмаган. Парк республика әһәмиятендәге  мәдәни мирас объекты, бакча-парк һәм ландшафт сәнгате үрнәге санала. Мондый чаралар мәдәни мирас объектларын популярлаштыру, аларга шәһәр халкы игътибарын юнәлтү мөмкинлеген бирә.

“Черек күл” паркы XVII гасырның икенче яртысында төзелгән. Патшабикә Екатерина II башка шәһәрләрне кебек үк, Емельян Пугачев һөҗүменнән соң шактый зур күләмдә акча бүлеп биреп, Казанны төзекләндерүгә булышкан. Бакча Казанның танылган архитекторы В.И.Кафтырев җитәкчелегендә төзелгән. Ул буаны кечерәйтеп, аны тирәнәйткән. Көнчыгыштарак буалар квадратларга бүленгән булган. Бакчаның үзәгендә, буа һәм боскетлар арасында, түгәрәк мәйданчык урнашкан, аңа көньяк һәм төньяк яктан симметрик ишекләр аша чыгып булган. Бакча пеметры буенча аның көнбытыш һәм көнчыгыш өлешләрен тоташтыручы аллеяләр салынган. Бакчаның төп үзенчәлеге булып аның түбәндә урнашуы санала, аңардан Казан Кремленә гаҗәеп күренеш ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International