ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин “Астрономия һәм дөнья мирасы” халыкара форумына багышланган матбугат конференциясендә катнашты.

 


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 декабрьдә мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният ядкарьләре) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган мәсьәләләр» темасына түгәрәк өстәл форматында очрашу уздырачак, ул җир, төзелеш, мелиорация, хуҗалык эшләрен башкарганда мәдәни мирас объектының сакланышын тәэмин итүне җайга сала.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында узган киңәшмәдә катнашты.


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты КФУның «1891-1894 елларда Н.Э. Бауман (элеккеге Щербакова йорты) укыган ветеринария институтының элеккеге бинасы» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең мәдәни мирас объектын (төбәк (республика) әһәмиятендәге тарих һәм мәдәният һәйкәлен) реставрацияләү буенча фәнни-проект документациясен килештерде.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Ф.В.Закирова адресына 2 декабрьгә кадәр Арча шәһәре, Интернационалҗная урамы, 39нчы йорт адресы буенча урнашкан “Шәһәр хакимияте бинасы, 1853 ел” ачыкланган мәдәни мирас объектында консервация эшләрен үткәрүне таләп итеп күрсәтмә җибәрде.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Кичә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына туган якны өйрәнүчеләр эксперт төркеме әгъзасы Артур Тумаковтан мөрәҗәгать килде. Ул, Арча халкы кебек үк, шәһәр хакимияте бинасы язмышына борчыла. Ул 1853 елда төзелгән шәһәр думасы бинасының мезонинын сүтү буенча хокукка каршы эшләр турында хәбәр итте.


6
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

РФ Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Глеб Петухов эш сәфәре белән Чистай шәһәрендә булды. Глеб Анатольевич ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белән бергә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин катнашында күчмә киңәшмә уздырды. Күчмә киңәшмәнең төп темасы - Чистайны торгызу проектын гамәлгә ашыру чаралары планы.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Йорт 2017 елда Казан шәһәренең тарихи җирлеген саклау предметы булган тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объектлар исемлегенә кертелгән. Хәзерге вакытта җир кишәрлеге һәм бина Дары заводы милкендә санала.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Казан шәһәре, Дәрвишләр бистәсе, Стадион ур., 1 (элеккеге мунча комплексы) адресы буенча урнашкан бина мәдәни мирас объекты буларак дәүләт саклавында тормый. Бина шулай ук тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объектлар исемлегенә керми (Казан шәһәренең тарихи җирлегенең чикләрен һәм саклау предметын раслаган вакытта).


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген комитет рәисе Иван Гущин «түгәрәк өстәл» форматында утырыш уздырды, анда мәдәни мирас объектлары милекчеләрендә мәдәни мирас объектларын саклау (җайлаштыру) эшләрен башкарганда туган сораулар турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International