Кичә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына туган якны өйрәнүчеләр эксперт төркеме әгъзасы Артур Тумаковтан мөрәҗәгать килде. Ул, Арча халкы кебек үк, шәһәр хакимияте бинасы язмышына борчыла. Ул 1853 елда төзелгән шәһәр думасы бинасының мезонинын сүтү буенча хокукка каршы эшләр турында хәбәр итте.
Комитетның вазыйфаи затлары бер сәгатьтән соң Арчага «Шәһәр администрациясе бинасы, 1853 ел»ачыкланган мәдәни мирас объектының торышын урында контрольдә тоту өчен килде. (2002 елның 1 гыйнварында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Р.М.Вәлиев имзалаган Ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлеге) (алга таба - ВОКН).
Комитет вәкилләре ВОКН да бер төркем эшченең санкциясез эшләр: мезонинны демонтажлау, ә атап әйткәндә, таш стеналар һәм түбәләрне сүтүен ачыкладылар. Караган вакытта мезониннан бер тәрәзә генә калган, мезонинлы түбә конструкцияләре тулысынча сүтелгән. Территориядә төзелеш техникасы булган.
Моннан тыш, ВОКНның күләм-киңлек характеристикалары үзгәрү теркәлгән: элек булган тарихи корылма урынына заманча кирпечтән яңасы төзелгән, элек килештерелгән проект документациясеннән башка. Шул ук вакытта мәдәни мирас объектларын саклау органы тарафыннан ВОКНга карата тиешле рөхсәтләр бирелмәгән. Булган мәгълүматларга караганда, ВОКН бинасы милек хокукында гражданка Закирова Фәрдие Вәгыйзь кызыныкы.
Комитет белгечләре, законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турында кисәтеп, милекче вәкиле белән очрашты. Комитет таләбе буенча бинаны сүтү эше туктатылды. Милекче әлеге объектка карата булган тыюлар турында белмәве турында телдән аңлатмалар бирде. Гәрчә ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының сентябрь аенда ук (2019 елның 24 сентябрендәге 2137-И номерлы) хаты белән ВОКН милекчесе бинаның статусы һәм аңа карата бары тик мәдәни мирас объектларын саклау турындагы гамәлдәге кануннар нормаларын үтәлгән эшләр башкару мөмкинлеге турында генә мәгълүмат бирелгән иде. Закирова Ф.В хатны 2019 елның 9 октябрендә алган (почта хәбәре нигезендә).
Комитет милекче адресына ВОКН саклап калу эшләрен уздыруга рөхсәт алганчы «Шәһәр администрациясе бинасы, 1853 ел» ачыкланган мәдәни мирас объектында теләсә нинди эшләрне кичекмәстән туктату турында күрсәтмә юллады. РФ Җинаять кодексының 243 маддәсендә ачыкланган мәдәни мирас объектларын юкка чыгару яки зыян салган өчен җаваплылык каралган. Комитет вәзгыятьне контрольдә тота.
Әлеге факт күрсәткәнчә, бүген тарих һәм архитектура һәйкәлләрен саклау тармагында закон бушлыгы бар, объектка ачыкланган статус бирелә, ул закон буенча дәүләт саклавына эләгә, әмма шул ук вакытта Росреестрда объектка карата нинди дә булса тыюлар теркәлми. Мондый объектлар республикада сигез йөздән артык. Мәдәни мирас объектларын дәүләт реестрына кертү өчен 70 млн сумга якын акча кирәк. Быел программа чаралары нигезендә Комитет тарафыннан йөзләгән архитектура объектына карата төрле эшләр оештырылды. Дәүләткә туры килә торган тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелә, һәйкәлләр территориясе чикләре билгеләнә, саклау предметы эшләнә.
Комитет һәйкәлләрне һәм тарихи мохитне саклауга игътибары өчен Артур Тумаковка һәм барлык битараф булмаган гражданнарга рәхмәт белдерә.
Белешмә өчен:
Шәһәр администрациясе бинасы 1853 елда Арча шәһәр ратушасы өчен төзелә. XX гасыр башында бинаның беренче катында бер класслы хатын-кызлар училищесы урнашкан, икенчесендә - шәһәр думасы. 1917 елның 8 ноябрендә бу бинада Арча волостенда Совет власте игълан ителә. Ачыкланган мәдәни мирас объекты.