Казан шәһәре, Дәрвишләр бистәсе, Стадион ур., 1 (элеккеге мунча комплексы) адресы буенча урнашкан бина мәдәни мирас объекты буларак дәүләт саклавында тормый. Бина шулай ук тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объектлар исемлегенә керми (Казан шәһәренең тарихи җирлегенең чикләрен һәм саклау предметын раслаган вакытта).
Бинага карата «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният ядкарьләре) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль законда каралган нинди дә булса саклау йөкләмәләре юк.
Бинаны Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) реестрына кертү мәсьәләсе 2009 елда ук куелган иде. Әмма дәүләт саклавына кую турындагы карар кабул ителмәгән.
Нәтиҗәдә бина милекчесенең хәзерге вакытта мәдәни мирас объектын саклап калу өлешендә йөкләмәләре юк. Җир кишәрлегенә тапшырылган документларны анализлау милекченең барлык эшләрне башкаруга рөхсәте булуын күрсәтте.
Мунча комплексы эшчәнлеге, шулай ук әлеге территориядә яңа торак йорт төзү мәсьәләләре Казан шәһәре башкарма комитеты карамагында.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте.