«Астрономия һәм дөнья мирасы» форумы алдыннан

2019 елның 29 ноябре, җомга

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин “Астрономия һәм дөнья мирасы” халыкара форумына багышланган матбугат конференциясендә катнашты.

2 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Татарстан башкаласында «Астрономия һәм бөтендөнья мирасы» халыкара форумы узачак. Чарада ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәге «Астрономия һәм Бөтендөнья мирасы» проекты кысаларында узачак.

- Форумда астрономия мирасы һәйкәлләрен саклап калу, өйрәнү һәм популярлаштыру, халыкара гуманитар диалогны үстерүдә, халыкларның һәм мәдәниятләрнең үзара аңлашуын һәм үзара бәйләнешен үстерүдә әлеге тарихи фәнни байлыкны файдалану мәсьәләләре каралачак, - дип билгеләп узды И.Гущин. Ул искә төшергәнчә, ун ел элек, 2009 елда, Халыкара астрономия елында, Казанда «Астрономия һәм дөнья мирасы» беренче Халыкара форумы үтте, ул «Вакыт һәм континентлар аша» слоганы белән узды.

Әлеге форумның иң көтелгән вакыйгаларыннан берсе «Казан университетының Астрономия обсерваториясе» номинацион досьесын әзерләүгә старт алачак. Иван Гущин билгеләп үткәнчә, Казан университетының астрономик обсерваторияләрен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү инициативасы Татарстан җитәкчелеге тарафыннан 2009 елда ук тәкъдим ителде.

Россия ИКОМОС Милли комитеты вице-президенты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары Рафаэль Вәлиев сүзләренчә, Казан объектларында - ЮНЕСКО эгидасы астына эләгү мөмкинлеге югары. Дөньяда мәдәни мирас объектларының гомуми исемлегендә фән объектлары белән бәйле берничә һәйкәл тәкъдим ителгән. Россиядә - бу Пулково обсерваториясе, тик Санкт-Петербургның тарихи үзәге составында гына.

- Бу объектлар Россиянең тарихи мирасы күзлегеннән генә түгел, бөтен дөньядан уникаль, - дип билгеләде В.П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев. - 1810 елда нәкъ менә Казан император университетында Россиядә беренче астрономия кафедрасы оештырыла. 1837 елда, Европада беренчеләрдән булып, Казанда классик обсерватория барлыкка килә. Сирәк инструментарий сакланган. Дөньяда алар музейларда, ә бездә алар - эш хәлендә.

«Астрономия һәм дөнья мирасы» халыкара форумы Татарстан башкаласында Германия һәм Греция, Болгария һәм Италия, Пакистан һәм Монголия, шулай ук Беларусь, Украина, Молдова, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Әрмәнстан һәм башка илләрдән танылган галимнәрне җыячак.

Форум ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев патронажы астында узачак, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм "Роскосмос" корпорациясе җитәкчелеге килүе көтелә.

Матбугат конференциясендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Югары тарих фәннәре һәм Бөтендөнья мәдәни мирас мәктәбе бүлеге деканы, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International