Арча ратушасы хуҗасына ашыгыч рәвештә консервация эшләре үткәрү турында күрсәтмә җибәрелгән

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Ф.В.Закирова адресына 2 декабрьгә кадәр Арча шәһәре, Интернационалҗная урамы, 39нчы йорт адресы буенча урнашкан “Шәһәр хакимияте бинасы, 1853 ел” ачыкланган мәдәни мирас объектында консервация эшләрен үткәрүне таләп итеп күрсәтмә җибәрде.

Комитет белгечләре ачыкланган мәдәни мирас объектының (ВОКН) торышын контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру барышында бер төркем эшчеләрнең объектта мезонинны, ә атап әйткәндә, таш стеналарны һәм түбәләрне сүтү буенча санкцияләнмәгән эшләр башкаруын ачыкладылар. Моннан тыш, ратушаның күләм-киңлек характеристикалары үзгәрү теркәлгән: элек булган тарихи корылма урынына заманча кирпечтән, элек килештерелгән проект документациясеннән башка, яңасы төзелгән. Шул ук вакытта мәдәни мирас объектларын саклау органы тарафыннан ВОКНга карата тиешле рөхсәтләр бирелмәгән.

«Сезнең карамактагы объектны саклап калу һәм карап тотуны тиешенчә булмауны исәпкә алып, шулай ук рөхсәтсез эшләр башкаруны булдырмау, объектны җимерүне һәм аңа чит затларның үтеп керүен булдырмау максатларында, Сезгә, объект милекчесе буларак, алга таба зыян салмау һәм җимерүне булдырмауга юнәлдерелгән объектны саклау буенча чаралар күрергә кирәк» - диелә күрсәтмәдә.

2 декабрьгә кадәр вакыт эчендә объект милекчесе РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан лицензияләнгән консервация эшләр оештыруны тәэмин итәргә тиеш.

Ачыкланган мәдәни мирас объектын саклау, карап тоту һәм алардан файдалану, аны тиешле техник хәлдә тоту максатларында, әлеге мәдәни мирас объектын саклауның физик халәтен начарайтмыйча һәм (яисә) үзгәртмичә, мондый мәдәни мирас объекты милекчесенең яисә башка законлы хуҗасының бурычы булып тора һәм «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (мәдәният һәйкәлләре) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль законның 47.2, 47.3 статьялары белән регламентлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International