20 декабрьдә мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният ядкарьләре) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган мәсьәләләр» темасына түгәрәк өстәл форматында очрашу уздырачак, ул җир, төзелеш, мелиорация, хуҗалык эшләрен башкарганда мәдәни мирас объектының сакланышын тәэмин итүне җайга сала.
Очрашу ТР Мәдәният министрлыгының актлар залында Пушкин ур., 66/33, 4 катта узачак. Башлана 11.00 сәгатьтә.