3-4 октябрьдә Россия Фәннәр академиясенең М.Горький исемендәге Галимнәр йортында «Петербургта Төньяк Илләр атналыгы» фестивале кысаларында мәдәни мирас объектларын – агач архитектура һәйкәлләрен саклау буенча II Халыкара конференция узды.
Чара Санкт-Петербургның Тышкы элемтәләр комитеты һәм Швециянең Санкт-Петербургтагы Генераль консуллыгы белән берлектә Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне куллану һәм саклау буенча Дәүләт комитеты (КДИОП) тарафыннан оештырылды.
Конференциядә агач архитектура, конструкцияләр, төзелеш материаллары һәм агач йорт экологиясе, шулай ук башка өлкә белгечләре катнашты.
Конференциянең пленар өлешен ачуда КДИОП рәисе Сергей Макаров, Швециянең Санкт-Петербургтагы Генераль консулы Ева Сундквист, Санкт-Петербургның Тышкы элемтәләр комитеты рәисе урынбасары Андрей Хлутков катнашты.
«Быел конференциягә 100дән артык катнашучы теркәлүен билгеләп үтәргә, шулай ук Швеция, Норвегия, Дания һәм Латвиядән килгән чит ил кунакларын сәламләвемә шатмын. Быел Россиядән катнашучылар географиясе шактый киңәйде: Санкт-Петербург, Томск, Вологда, Архангельск, Төмән, Красноярск, Кострома, Псков, Тверь, Казан, Иркутск, Новосибирск, Свердловск, Ярославль, Карелия Республикасы вәкилләре бар», - диде Сергей Макаров.